-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 июнь 2020, 10:25

"Яңа проектларга без ярдәм итәргә әзер"

Туймазыда республика җитәкчесе Радий Хәбиров «Корона» ортопедик матраслар фабрикасының җитештерү мәйданчыгында булды. Предприятие төбәктә 2005 елдан бирле эшли һәм матраслар җитештерү буенча заманча җиһазландырылган эре сәнәгать комплексы булып тора.

Фабрика өлкәннәр һәм балалар өчен эконом-класстан алып премиум-класска кадәр 50дән артык модель, шул исәптән индивидуаль үлчәмнәр буенча әзерләнүче матраслар җитештерә. Бер айга 15 мең данәгә кадәр матрас җитештерә.

Республика Башлыгы җитештерү циклы белән танышты, әзер продукция складын, фирма кибетен карады, сату базары белән кызыксынды. Фабрика директоры Рамил Мамлеев сүзләренә караганда, продукциягә Башкортстанда да, республикадан читтә дә ихтыяҗ бар. Коронавирус йогышы шартларында заказлар күләменең күпмедер кимүе бар, әмма бу предприятиене үстерү планнарын бозмый. Яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен җир участогын сайларга кирәк.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, Туймазыда эшләүче башка җиһаз җитештерүчеләрнең – «Велес» һәм «Апогей» компанияләренең продукциясе үрнәкләре экспозициясен дә карады.

– Сезнең җитештерүне саклап калуыгызга бик шатбыз. Җиһаз җитештерү тармагы бүген катлаулы хәлдә. Без сәүдә үзәкләрен ачтык инде, бу чара уңай нәтиҗә бирәчәк. Әгәр дә сез яңа проектларны гамәлгә ашырырга әзер икән, республика, һичшиксез, ярдәм механизмнарын хуплаячак, - диде Радий Хәбиров.

Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Ya-a-proektlarga-bez-yard-m-it-rg--zer-302763/
Читайте нас