+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
30 сентябрь 2020, 11:15

31 декабрьгә кадәр озайтканнар

Русия Банкы барлык пенсионерларны да “Мир” милли түләүләр системасына күчүне 31 декабрьгә кадәр кичектерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Күпчелек пенсионерлар “Мир” картасына күчерелгәнен күрәбез, аларны кулланалар. Шулай да ниндидер сәбәпләр буенча карталарын алалмаган пенсионерларның өлеше зур әле, шуңа без бу срокны агымдагы елның ахырына кадәр, ягъни 31 декабрьгә кадәр озйтырга карар иттек”, –дип хәбәр иткән “Россия 1” телеканалы эфирында Русия Банкының милли түләүләр системасы департаменты директоры Алла Бакина.
Пенсионерлар пенсияләрен башка юллар белән дә алалачак. Мисал өчен, бернинди карталарга дә бәйле булмаган исәпләр аша, саклык кенәгәсенә.
Тәүдә пенсионерларны милли түләүләр системасына 1 июльгә кадәр күчерергә планлаштырылган булган.
Әмма коронавирус пандемиясе сәбәпле регулятор пенсия һәм башка төрле социаль түләүләрне бары тик “Мир” картасына күчерүне 1 октябрьгә кадәр кичектерде.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t-m-iktisad/31-dekabrg-kad-r-ozaytkannar-475210/
Фото: akket.com
Читайте нас: