-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 октябрь 2020, 16:55

Юл буе сервисы үсешәчәк

Бу җәһәттән инвесторларга җитди ярдәм күрсәтеләчәк.

Инвесторларга төбәк бюджетыннан 30 миллион сумга кадәр компенсацияләр бүленәчәк, бу Башкортстанда юл буе сервисы өчен транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы төзелешенә чыгымнарның 50 процентына кадәр тәшкил итәчәк.
Төбәктә барлыгы 1 меңгә кадәр объект төзү планлаштырыла, алар өчен архитектура чишелешләре эшләнде. Бу хакта сишәмбе киңәшмәсендә Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.
- Юл буе сервисы - безнең өчен иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Типик чишелешләр һәм бердәм стиль төбәкнең танылуы өчен милли колоритны ассызыклаячак, шулай ук инвесторларга үзләренең архитектур һәм стилистик чишелешләрен эшләүдән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Андрей Назаров.
Субсидияләр алу өчен проектка инвестицияләр күләме 50 миллион сумнан да ким булмаска тиеш, Башкортстан Республикасының төньяк-көнчыгыш районнары һәм Урал аръягы районнары өчен - 10 миллион сумнан да ким булмаска тиеш. План буенча юл буе сервисы объектларын төзү өчен 135 җир участогы расланган, алар, предприятиедә 25 эш урыны булдырылган очракта, сатулашусыз биреләчәк.
Фото:pravitelstvorb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Yul-bue-servisi-sesh-ch-k-496082/
Читайте нас: