+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Икътисад
22 октябрь 2020, 10:40

Баймак юлларына җитди игътибар бирелә

Башкортстанның Баймак районында юл инфраструктурасын үстерүгә республика бюджеты киләсе елда 600 миллион сум бүлеп бирүне планлаштырган.

Бу хакта Башкортстан Премьер-министры янындагы эшлекле киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев хәбәр итте.

Мәсәлән, Карагайлы елгасы аша күпернең бәясе 40,8 миллион сумга бәяләнгән. Шулай ук Иске Сибайдан яңа мәктәпкә кадәр юлны асфальтлау планлаштырылган. Эшләр территориаль заказ кысаларында Юл фондыннан финансланачак.

- Район хәзерге вакытта бу елга бүлеп бирелгән 68 миллион сумның 43 процентын гына үзләштерде, шул ук вакытта эшләр октябрь аенда тәмамланырга тиеш, - дип билгеләп үтте Алан Марзаев.

- Әгәр сез бу сумманы үзләштерә алмыйсыз икән, киләсе елда 600 миллион сумны ничек үзләштерәсез соң? — дип сорады Андрей Назаров. - Димәк, сезгә акча бирергә ярамый. Быел нормаль эшләмәсәгез, димәк, киләсе елда сезгә берни дә булмаячак. Проблема нидә соң? Акча сорыйсыз, ә аннары үзләштермисез? Сез кешеләр, бюджет алдында җавап тотачаксыз. Подрядчылар өстеннән төшмәгез!

Муниципалитетта эшләр вакытында тәмамланачак, дип ышандырдылар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Baymak-yullarina-itdi-igtibar-birel-509384/
Читайте нас: