+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 октябрь 2020, 17:15

Башкортстан төзелештә алдынгылар арасында!

Торак тапшыру күләме буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында - бишенче, ә Идел буе федераль округында икенче урынны алып тора.

Мондый мәгълүматларны төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Рәмзил Күчәрбаев атна саен үткәрелүче оператив киңәшмәдә җиткерде, аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәрде.

Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында Башкортстан төзүчеләре 1,7 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырган. Бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 9,6 процентка күбрәк. Шул ук вакытта Русия Федерациясендә тугыз ай нәтиҗәләре буенча торак тапшыру күләме 47,8 миллион квадрат метр тәшкил иткән, бу узган елдагыдан 2 процентка кимрәк. 2024 елга «Торак» гомумдәүләт проекты максатларына туры китереп, республика елына кимендә 3,7 миллион квадрат метр торак тапшырырга тиеш.
Башкортстан «Стимул» федераль программасында актив катнаша. Аның максаты - яңа бистәләрдә юллар, инженерлык челтәрләре һәм социаль объектлар төзүгә акча бүлеп бирү хисабына торак төзелешен үстерүгә ярдәм итү. Русия Төзелеш министрлыгына программага 13 торак проекты буенча 40тан артык инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура объектын кертү өчен 12,5 миллиард сумлык эшләргә гариза җибәрелгән. Төзелеш инфраструктурасына федераль ярдәм күләме артачак һәм бу төзелүче объектларның сыйфатын яхшыртачак. Әйтик, иң масштаблы проект – Уфаның "Агыйдел аръягы" бистәсен үстерү - 2024 елга 2,4 миллион квадрат метр торак төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстан Башлыгы республика төзүчеләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.
– Төзелеш тармагында динамика начар түгел, без илдә бишенче урында, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Төзелешкә салынган һәр сум унга тапкырлана һәм боларның барысы да икътисадка бара.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, бу атнада Шәһәр төзелеше советының беренче утырышын үткәрергә кушты.

– Шәһәр төзелеше советының максаты - шәһәрләрдә торак төзелешен тәртипкә салу һәм төзүчеләргә ярдәм итү, - дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров. - Без төзүчеләр өчен кыенлыклар тудырмыйбыз, ә аларга бюрократик процедураларны киметү һәм җир кишәрлекләре бүлеп бирү белән бәйле мәсьәләләрне тизләтүдә ярдәм итәргә телибез. Әмма бу төзүчеләр социаль җаваплылык тоеп эшләгәндә генә.
Фото: Башкортстан Башлыгы.
ЧЫганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Bashkortstan-t-zelesht-aldingilar-arasinda-515614/
Читайте нас: