+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 октябрь 2020, 11:00

Шахтау 2040 елга кадәр эшкәртеләчәк

Башкортстан сода компаниясе Шахтау карьерын эшкәртүне дәвам итәчәк.Бу предприятиенең җитештерү куәтләрен 2028 елга кадәр чимал белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бүген Стәрлетамакка эш сәфәре барышында республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан сода компаниясе эше белән танышты. Генеральный директор Эдуард Давыдов белдерүенчә, карьерның хезмәт итү вакытын озайту өчен предприятие аны өйрәнүгә заказ биргән, аның белән өч институт шөгыльләнәчәк.

"Алар анализлар үткәрәчәк, тирәнрәк катламнардан известь табарга мөмкинме, аның сыйфаты нинди. Хәзер ул 15 метрдан түбән чыгарыла, без аны 18 метрга кадәр тирәнәйтә алабыз. Шулай ук безгә суны ничек суыртырга, аны ничек чистартырга һәм аннары кая куярга икәнлеге турында нәтиҗә бирергә тиешләр. Бу тикшеренүләр ел ярым дәвамында узачак. Тирәннән известь чыгару өчен корылмалар төзү өчен безнең тагын биш ел вакыт булачак. 2027 елга кадәр әлеге предприятиегә берни дә янамый, без чимал белән тәэмин ителгән", - дип билгеләп үтте Эдуард Давыдов.

Фаразлауларга караганда, тирәннән известняк чыгару предприятиене ким дигәндә 25 елга, иң күбе 35 елга чимал белән тәэмин итәчәк. Эдуард Давыдов аңлатканча, шул рәвешле Шахтауны эшкәртүне 2040 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Фото: башинформ
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Shahtau-2040-elga-kad-r-eshk-rtel-ch-k-513601/
Читайте нас: