+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
26 октябрь 2020, 10:55

"Зифа" һәм "Луч" порошокларын сагындыгызмы?

Башкортстан Башлыгы бүген “Башкортстан сода компаниясе”нең консервацияләнгән цехында булды.

Элек анда “Зифа”, “Эколь”, “Луч” кер юу порошоклары җитештерәләр иде. Завод вәкилләре бу цехны якын арада яңадан эшләтеп җибәрергә әзер булуларын сөйләде һәм Радий Хәбировтан ярдәм сорады.

"Кибетләрдә үзебезнең кер юу порошоклары булуын телибез, алар өчен үзебезнең аерым киштәләребез булачак, реклама продукциясе белән үзебез шөгыльләнергә планлаштырабыз. "Эколь" бик сыйфатлы порошок иде. Порошок җитештерү файдалы булсын өчен, безгә аны аена 500 тоннага кадәр чыгарырга кирәк. Ничек кенә булмасын, барлык танылган порошоклар да безнең чималдан җитештерелә», - дип билгеләп үтте «БСК»ның генеральный директоры Эдуард Давыдов.

Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев сүзләренә караганда, предприятие вәкилләре белән кибетләр киштәләренә генә түгел, республиканың мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренә дә кер юу порошокларын китерү турында сөйләшүләр үткәрелгән. Порошоклар шулай ук "Башкортстан продукты" билгесе маркировкасына хокук алырга тиеш, ул кулланучылар арасында продукцияне активрак үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Радий Хәбиров предприятиенең сыйфатлы продукт эшләп чыгарырга һәм аны конкурентлы бәядән тәкъдим итәргә тиешлегенә игътибар итте.

Фото: башинформ
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Zifa--m-Luch-poroshoklarin-sagindigizmi-513608/
Читайте нас: