+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Икътисад
10 ноябрь 2020, 11:10

Салымыгызны түләдегезме?

1 декабрьгә кадәр салымнарны түләргә кирәк.Башкортстан халкы милеккә салымнарны республиканың теләсә кайсы почта бүлегендә түли ала. Моны турыдан-туры салым кәгазе алган көнне эшләргә була, дип ассызыкладылар Башкортстан почтасы матбугат хезмәтендә.

Милеккә салымнарны почта бүлегендә яисә почтальон аша түләргә мөмкин, әгәр ул мобиль почта-касса терминалы белән җиһазландырылган булса.

Башкортстанда мондый җайланмалар 750 почтальонда, нигездә, авыл халкына хезмәт күрсәтә.

Салым уведомлениеләре Федераль салым хезмәте сайтында салым түләүченең «шәхси кабинеты»ннан файдаланучыларга җибәрелгән инде. Калганнар салым хезмәтеннән яшәү урыны буенча почта бүлекчәләрендә шундый хәбәрләр алачак.

Башкортстанда 2019 елга физик берәмлекләрнең милеккә салымнары һәм НДФЛ 5,5 миллиард сумнан артып киткән.

Формалаштырылган салым белдерүләренең гомум саны 2,461 миллион данә тәшкил итә.

Әйтик, уфалылар гына да 1 декабрьгә кадәр 1,78 миллиард сум милек салымы түләргә тиеш.

Милеккә салымнарны салым түләүченең «шәхси кабинетында», «ФЛ салымнары» мобиль кушымтасында, «Салым һәм пошлиналар түләү» сервисында түләргә мөмкин.

Фото: infoscam.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Salimigizni-t-l-degezme-536811/
Читайте нас: