+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
11 ноябрь 2020, 15:25

Эш хаклары артачак

Барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә хезмәт хакын урындагы хакимият түгел, ә Хөкүмәт билгеләячәк.

Бу бөтен ил буенча бюджет хезмәткәрләренә түләүне бертөрле итү өчен эшләнә.

Министрлар Кабинеты шулай ук начальниклар һәм алар кул астында эшләүчеләр окладларындагы аерманы, аларга өстәмәләрне, стимуллаштыручы һәм компенсация түләүләренең күләмен җайга салачак.

Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, яңа закон хезмәткә түләү системасына ачыклык керәчәк, дип белдерде. Һәм, иң мөһиме, хезмәт хаклары үсүгә китерәчәк. Хезмәт министрлыгында аңлатуларынча, хәзер һәр тармак өчен хезмәт хакы буенча яңа таләпләр эшләнә. Яңа системада каралганча, хезмәткәрнең оклады эш хакы күләменең кимендә 50 процентын тәшкил итәргә тиеш.

Компенсация характерындагы түләүләр күләме, шулай ук аларның исемлеге бердәм булачак. Аларга уңайсыз климатлы, зарарлы яисә куркыныч хезмәт шартлары булган җирләрдә, төнлә, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләгән, һөнәр яисә вазыйфаларны берләштергән, хезмәт күрсәтү зоналарын киңәйткән, эш күләмен арттырган, вакытлыча эштә булмаган хезмәткәрнең бурычларын үтәгән өчен түләүләр керә.

Яңача түләү системасын 2021 елдан 2025 елга кадәр этаплап кертәчәкләр. Һәр конкрет тармак өчен хезмәткә түләүнең яңа системасына күчүнең конкрет срокларын шулай ук Хөкүмәт билгеләнәчәк. Беренче чиратта аңа табиблар һәм укытучылар күчәчәк, дип планлаштырыла.

Фото: ТАСС.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Esh-haklari-artachak-539710/
Читайте нас: