+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 ноябрь 2020, 11:55

1 декабрьгә кадәр салымнарыңны түлә!

Югыйсә, түләнәсе салым суммасына пеня өстәлә башлаячак.

1 декабрьгә кадәр милек, җир һәм транспорт салымнарын түләргә кирәк.

2 декабрьдән салым хезмәте түләү вакыты чыккан өчен салым түләүчеләргә пенялар билгели башлаячак.

Федераль салым хезмәте салымнарны дәүләт хезмәтләре (госуслуги) порталы ярдәмендә, шулай ук салым түләүченең шәхси кабинеты аша түләү уңайлы, дип искә төшерә.

Салым хезмәте бүлегенә, коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле авыр вәзгыятьне исәпкә алып, килмәү яхшырак.

Әгәр сезгә салым извещениесе килгән икән, Саклык банкы терминалыннан файдаланырга, яки почта бүлегендә түләргә мөмкин.

Моннан тыш, салым буенча барлык бурычларны да теләсә кайсы банкның шәхси кабинеты аша түләп була.

Фото: ТАСС
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/1-dekabrg-kad-r-salimnari-ni-t-l-555631/
Читайте нас: