+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Икътисад
27 ноябрь 2020, 13:45

31 декабрь - эш көне

Дәүләт думасы бу көнне ял итеп игълан итү турындагы проект белән килешмәде.

Дәүләт думасы пленар утырышта быел 31 декабрьне ял көне дип игълан итү турындагы закон проектын кире какты, дип хәбәр итә ТАСС.
Закон проектында депутатлар, 31 декабрьне ял көне итү хезмәткәрләр, эш бирүчеләр һәм профсоюзлар арасында мәнфәгатьләр балансын сакларга мөмкинлек бирәчәк, дигән тәкъдим кертте.
Пленар утырышта закон проекты авторларының берсе, Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР) болай дип аңлатты:
"Бу башлангыч хезмәт җитештерүчәнлеген һәм дисциплинасын арттырырга мөмкинлек бирер иде. Барысы да 31 декабрьдә тулы эш көне булмавын яхшы аңлый. Кешеләрнең бәйрәм алды кәефе, күпләр үз исәпләренә ял яисә отгул ала. Узган елда барыбер күпчелек төбәкләр җитәкчелеге бу көнне ял итеп игълан итте”.
Фото: ТАСС.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/31-dekabr-esh-k-ne-562959/
Читайте нас: