Оешмаларның 4 проценты инде бу эш форматына күчкән. Сораштыруларда катнашучы 10 кешенең 7се биш көнлек эшне дүрт көндә эшләп бетерәсенә ышануын әйткән.
32 процент ялларны гаиләсенә багышлаячагын, 18 процент башка җирдә азрак акча эшләп алыр идем дип, 13 процент чит телләрне өйрәнергә теләвен, 10 процент спорт белән шөгыльәнәчәге турында әйткән.
Дүрт көнлек эш атнасына күчүне РФ Хәвефсезлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев тәкъдим итте.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t-m-iktisad/Rusiyalel-rne-yartisi-d-rt-k-nlek-esh-atnasina-k-ch-rg-riza-661407/