-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 февраль 2021, 11:25

Азык – төлеккә хаклар янә күтәрелде

Башстатат ​​белдерүенчә, атна дәвамында кишер һәм бәрәңге бәясе 7,4 һәм 5,1 процентка күтәрелгән.

Бер килограмм кишер хәзер республикада яшәүчеләргә уртача 31 сум, бәрәңге - 29 сумга төшәчәк. Бу статистика комитеты исәпләве буенча, әлбәттә. Чынында, хаклар аннан да югарырак. Суган һәм яңа кыярлар шулай ук ​​төбәктәге иң кыйммәтле продуктларның бишлегенә керде. Аларның хакы атна эчендә 3,6 һәм 3,3 процентка күтәрелгән. Башкортстанда суганның уртача бәясе хәзер килограммына якынча 27 сум, кыяр - 180 сум. Безнең илдә уртача дигән төшенчәне хәзер барыбыз да яхшы аңлый инде. Хезмәт хакына килгәндә ул уртачадан түбәнрәк була, азык – төлеккә килгәндә уртачадан һәрчак югары була.
Беренче бишлек каты һәм йомшак сырлар белән ябыла. Бу атнада аларның бәясе 2,1 процентка күтәрелеп, килограммы 546 сумга җитте.
Кыйммәтләнгән ризыклар исемлегенә шулай ук: алма, каймак, карамель, тавык ите, тары, маргарин, йомырка, арыш һәм бодай икмәге, туңдырылган балык, бөтен стерилизацияләнгән һәм пастеризацияләнгән сөт, консервланган балалар ризыгы, сыер ите, карабодай һәм он керә.

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t-m-iktisad/Azik--t-lekk-haklar-yan-k-t-relde-684292/

Фото: Башинформ
Читайте нас: