+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Икътисад
5 март 2021, 10:45

"Торатау" икътисадны үстерү мөмкинлегенә ия

"Һәр команданың максаты даими рәвештә алга бару булырга тиеш. Команданың эшчәнлеге дә чираттагы максатка ирешкәннән соң, бу хакта онытып, алга таба хәрәкәт итә белүгә бәйле. Мондый принцип буенча без геопарклар буенча да эшлибез" - дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

"Күптән түгел генә без «Янгантау» геопаркы статусын алдык һәм менә-менә икенче зур казаныш бусагасында торабыз. Безнең «Торатау» геопаркы 2021 елда ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә кертүгә 16 кандидат исемлегенә керде.

Без «Торатау»га үткән елның ноябрендә гариза бирдек, ул дөньяның барлык илләреннән йөзләгән объект арасында иде. Русиядән килгән барлык гаризалар арасында безнең команда беренчел сайлап алуны узган бердәнбер заявка булды. Без геопаркны халыкара инстанцияләрдә танытуда ярдәм иткән һәм катнашкан өчен Русия Тышкы эшләр министрлыгына һәм шәхсән Сергей Викторович Лавровка бик рәхмәтле.

Әгәр карар уңай булса, «Торатау» ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә керәчәк, бу республикада гына түгел, ә тулаем Русиядә дә иң югары халыкара статуска ия икенче территория булачак. Ә иң мөһиме - республиканың көньяк территорияләрен үстерү өчен яхшы башлангыч булачак.

Безнең бурыч - республиканы халыкара туристларны җәлеп итү урыны итү. Бу - туризм индустриясендә абруй гына түгел, ә икътисадны үстерү мөмкинлеге дә", - дип язган төбәк җитәкчесе.

Фото: "Глава РБ"
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/Toratau-iktisadni-ster-m-mkinlegen-iya-703559/
Читайте нас: