1 майдан Русиядә ягулыкка бәяләрне киметү механизмы (демпфер) эшли башлаячак. Бу хакта Русия вице-премьеры Александр Новак белдерде.
«Русия Финанс министрлыгы тиешле закон проектын әзерли. Бу механизм 2021 елның 1 маеннан ваклап сатуда табыш алу һәм АЗСларда бәяләрнең тотрыклылыгын саклап калу максатына хезмәт итәчәк ", — диелә Русия Министрлар кабинеты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Демпфер механизмы түбәндәгечә эшли: әгәр ягулыкка экспорт бәяләре эчке базардагыга караганда югарырак икән, Хөкүмәт җитештерүчеләргә бу аерманың бер өлешен компенсацияли. Әгәр эчке бәяләр югарырак икән, нефтьчеләр акчаның бер өлешен дәүләткә кайтара.
Фото:kama24.ru