+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 февраль 2021, 17:35

Аэропортларда шәһид-террорчыларны ничек таныйлар?

ФСБ хезмәткәре “Московский комсомолец” басмасына аэропортларда террорчы-шәһидләрне ничек танулары турында сөйләгән.

Ул Якын Көнчыгыштан кайтучы рейсларны тоталь контрольда тотуларын әйтә. Пассажирларның исемлеген алдан сорап алалар икән. БДБ илләрендә һәм Кавказда туып-үскәннәргә аерым игътибар, ди ул. Ял итеп кайткан туристларга шик төшми. Ә менә Төркиядә ярты ел яшәп кайтып килүчеләргә берничә сорау бирергә мөмкиннәр. Төркиядә ярты ел буе нинди акчага яшәгәннәр? Ни өчен кире кайтырга булганнар? Һәм башка сораулар бирелә. “Ун минут эчендә пассажирның кем икәнлеге күренә, - ди ФСБ хезмәткәре. – Төркиядән яисә Ираннан кайтып килүче һәр рейстан 10-15 кешедән сорау алына. Шәһид-террорчыны киеменнән танып булмый, чөнки алар халык арасына кереп югалырга тырыша. Аралашканда террорчылар үзләрен төрлечә тота: кайсы югалып кала, кайсы тиргәшә башлый”...
Шунсы да бар икән: хатын-кызга караганда ирләр тизрәк “тотыла”. Аның телефонын сорап алырга мөмкиннәр, соңгы тапкыр кемнәр белән сөйләшкән, нинди фотографияләре бар, социаль челтәрләрен карыйлар. Шик туса, аны махсус хезмәтләргә тапшыралар.
Чит ил пассажирларын шунда ук үз илләренә озаталар һәм андагы полициягә тапшыралар.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Aeroportlarda-sh-id-terrorchilarni-nichek-taniylar-689260/
ФОто: islam-today.ru
Читайте нас: