-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
4 март 2021, 18:15

Халыкны "Госуслуги" ярдәмендә талый башлаганнар

Гади халыкны талауның яңа алымы чыккан. Бу юлы мошенниклар "Госуслуги" порталыннан файдалана икән.

Бу хакта «РИА Новости» яза. Мошенниклар илебез халкын Интернет челтәре аша акчасыз калдыруның тагын бер яңа алымын кулланылышка кертеп җибәргән. Әлеге кармакка кабучылар да бар, ди, инде.

Алдарлар почтагызга "Госуслуги" порталыннан хат җибәрә. Әлбәттә, чын "Госуслуги"дан түгел, ялганыннан, үзләре әтмәләгәненнән. Әмма бу ялган портал чынына бик охшатып ясалган.

Хатта сезгә СНИЛСыгызның страховка номерын кертергә тәкъдим ителә. Бу гамәл социаль түләүләрне сезгә җибәрү өчен кирәк, дип аңлатыла.

Сезгә, шәхси кабинетыгызга кереп, әйдүче юристка мөрәҗәгать итәргә кушыла. Идентификация үтү максатында СНИЛС номерыгыз сорала. Хатны алдарлар җибәргәнен почта адресыннан ([email protected]) аңлап була.

Сылтама буенча кергәч, СНИЛС иясе банк картасының номерын язар өчен булдырылган махсус пункт күрә. Менә шунда банк картаңның мәгълүматларын язсаң, сиңа социаль түләүләр килә башлый, имеш.

Караклар ятьмәсенә эләгә күрмәгез! Банк картагызның мәгълүматларын язгач, андагы барлык акчагыз күз ачып йомганчы югалачак!

Фото: spbvedomosti.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/Halikni-Gosuslugi-yard-mend-taliy-bashlagannar-702932/
Читайте нас: