Театр бинасы әлегә ремонта булу сәбәпле, бәйрәм чарасы Башкорт опера һәм балет театрында узачак. 16.00 сәгатьтә иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү чарасы, ә 18.00 сәгатьтә фойеда театрлаштырылган тамаша узачак. Бәйрәм тантанасы Зур сәхнәдә 19.00 сәгатьтә башланачак.
Чарада рәсми вәкилләр, республиканың иҗат коллективлары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашачак. Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Казаннан, Ырынбурдан, Чувашстаннан, Бурятиядән, Саха-Якутиядән кунаклар килүе көтелә.