+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 декабрь 2019, 18:12

Кыш бабай һәм Карсылулар слетта катнашты

Бүген район үзәгендә Кыш Бабайлар һәм Карсылуларның Яңа ел слеты узды.

Миякәлеләр бу бәйрәмне икенчегә үткәрә. Быел 15 авыл Советы биләмәләреннән, төрле оешма һәм предприятиеләрдән егермегә якын Яңа елның иң популяр геройлары катнашты.
Алар җыр-моң астында Кыргыз-Миякә урамнарыннан үтте. Бу чара тантаналы рәвештә ачылгач, “Яңа ел калейдоскобы” уен программалары конкурсы башланды. Шулай ук слетта катнашучылар арасында “Ягез әле, Кыш бабайлар белән Карсылулар!” бәйгесе оештырылды.
Бу чарага килүчеләргә Кыш бабайлар белән Карсылулар үзенчәлекле тәбрикләү дә әзерләгән иде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Kish-babay--m-Karsilular-sletta-katnashti-46288/
Читайте нас: