-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәдәният
27 март 2020, 11:45

Фольклориада 2021 елга күчерелә

Традицион мәдәниятнең эре халыкара фестивале - VI Бөтендөнья Фольклориада быел коронавирус пандемиясе аркасында булмаячак. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров әйдәүче киңкүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән очрашуда хәбәр итте.

Кичә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте CIOF халыкара оешмасыннан әлеге чараны үткәрү вакытын күчерү турында рәсми тәкъдим алды. Шулай итеп, Бөтендөнья Фольклориадасы киләсе 2021 елга күчерелә.

"Киләсе елга күчерелә, гәрчә июль ахырында булырга тиеш булса да. Коронавирус берничә ай эчендә узачак дип өметләнергә ярамый. Бу күбрәк вакытны алачак», - дип хәбәр итте төбәк Башлыгы.

Башкортстан берничә ел дәвамында иң зур мәдәни вакыйгага әзерләнде. VI Бөтендөнья Фольклориадасы 18 июльдән 1 августка кадәр үтәргә, анда дөньяның 80гә якын иле катнашырга тиеш иде.

Фото: "Башинформ".

Автор: Фануз Хабибуллин

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Folkloriada-2021-elga-k-cherel-187080/

Читайте нас: