-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 апрель 2020, 18:45

Иртә гармун моңына күмелә

«Хәерле иртә, республика» тапшыруында оештырылган бәйге көчәя бара. Узган өч көндә генә дә редакциягә ике йөздән артык гариза килгән.

Яңа бәйге үзизоляциядә утырган музыкаль сәләтле тамашачылар арасында зур җанлану тудырды. Мәсәлән, кичәге турыдан-туры эфир вакытында гына да редакциягә иллеләп яңа гариза килгән. Республикадан гына түгел, ә «Русия Башкортстан» телеканалы эфирын кайда карый алалар, шул төбәкләрнең барсыннан да гаризалар кабул ителгән.
Әлеге конкурсны үткәрү идеясенең конкрет авторы - диджей Фатих. Аның үзенең дә тугры дусы - баян. Хәтта эшендә дә бу уен коралы аның белән һәрвакыт янәшә. Хәзер Фатихның иҗади бурычы булып, көн саен яңа роликлар карау һәм эфир өчен иң кызыклыларын сайлап алу тора.
Бу конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен яраткан әсәрне башкарып, видеоролик төшерергә һәм аны 8(927)304-50-05 WhatsApp номеры буенча җибәрергә кирәк.

Музыкаль ярыш 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: