+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 апрель 2020, 13:15

“Җиңү көне” җырына Башкортстан кушылды

Җиңү турында иң популяр җыр беренче тапкыр башкорт телендә яңгырады.

Бүген Башкортстан “Безнең Җиңү көне” җыр марафонына кушылды. Бу марафон Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылган.
Бу акция өчен легендар җыр махсус башкорт теленә тәрҗемә ителгән. Тәрҗемә авторы, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гүзәл Ситдыйкова әйтүенчә, бу җырны ул беренче тапкыр 45 ел элек ишеткәннән соң ук яраткан.
“Җырның сүзләре һәм көе йөрәгемә үтеп керде, - дип искә ала ул. - Миңа аны башкорт теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим иткәч, бераз аптырап калдым. Бу ихлас һәм нечкә хисле сүзләрдә кайгы да, шатлык та бар. Шушы халәтне туган телдә төгәл итеп бирергә, өстәвенә, җырның тактына да туры китерергә кирәк иде. Моңа музыкаль белемем булышты. Тәрҗемә иткәндә, үзем дә җырны җырладым. Тәрҗемәмне ошатканга бик шатмын. Бу җырны хәзер урыс телендә генә түгел, башкорт телендә дә төрле буын вәкилләре башкарыр дип өметләнәм”.
Уфаның Җиңү паркында легендар җырны башкару өчен халык хорында катнашучылар җыелды, аларга республикада танылган кешеләр дә кушылды: Башкортстанның атказанган артисты, республика Милли симфоник оркестры директоры Артур Назиуллин, Башкортстанның халык артисты, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы, Башкортостан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Рушана Бабич, БСТ телеканалы алып баручысы Фаягөл Дәүләтьярова һәм популяр музыкант Заһир Зәйнетдин.
“Миңа бу марафонда катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштым, — дип сөйли Зәйнетдин. - Беренчедән, бу бөек җырны җырлау минем өчен зур дәрәҗә. Икенчедән, нәкъ менә башкорт телендә бу җыр якташларыбызга Җиңү өчен рәхмәт сүзләре булып яңгырый. Минем дә ике бабам сугышкан, аларның берсе, кызганычка каршы, фронттан кайтмаган. Һәм бу җырны мин җиңгән туганнарым һәм ватандашларым истәлегенә җырладым”.
Башкорт телендә «Җиңү көне» җырын беренче башкару республикада «югары әзерлек» һәм үзизоляция режимы кертелгенче - март азагында булды. Шул вакытта Башкортстан юлдаш телевидениесендә, Идел буеның башка төбәкләрендәге кебек үк, республиканың Җиңүгә керткән өлеше турында җыр астында видеоклип төшерелде.
Башкортстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше киткән. 322 меңнән артыгы һәләк булган яки хәбәрсез югалган. Республикадан 200 меңнән артык хәрби хезмәткәр орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Алар арасында 295 - Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының 46 тулы кавалеры бар.
2020 елда — сугышта һәлак булганнан соң 77 ел узгач, легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры генерал-майор Миңнегали Шәйморатов Русия Герое исеменә лаек булды.
Сугыш вакытында республикага 280 мең кеше һәм 170тән артык сәнәгать предприятиесе эвакуацияләнгән, шуның нәтиҗәсендә машина төзелеше продукциясе күләме 17 тапкыр арткан. Уфа моторлар төзү заводы самолетлар өчен 51 меңнән артык авиамотор җитештерә. Сугыш елларында Башкортстан илебезгә 5 миллион тоннадан артык нефть һәм 160 миллион тонна икмәк биргән.
Башкортстан мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина фикеренчә, “Җиңү көне” җырын башкару буенча халык акциясе идеясе безнең барыбызны да берләштерә һәм рухландыра. “Бөек Ватан сугышында җиңү, — дип билгеләп үткән ул, — илнең барлык төбәкләренең уртак байлыгы. Без мондый проектка һәм уртак акциягә кушылу мөмкинлегенә, төбәкнең совет халкының уртак җиңүенә керткән өлеше һәм геройларыбыз турында сөйләвебезгә чын күңелдән шатбыз. Барыгызны да якынлашып килүче илебезнең иң төп бәйрәме — Җиңү көне белән!”
“Җиңү көне” җыры очраклы гына сайланмаган. Анда авторлар — Давид Тухманов һәм Владимир Харитонов совет халкының бөеклеген дә, туганнарын югалту әчесен дә, киләчәк тыныч тормыш өчен гомерләрен биргән миллионлаган ватандашларыбызның батырлыгын һәм каһарманлыгын да чагылдыра алганнар.
Бу көннәрдә Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә дә туган телдә бу яраткан җырны башкаралар. Идел буе халыкларының урыс һәм тагын җиде телдә башкарылган «Җиңү көне» җыры эстафета буенча төбәктән төбәккә тапшырыла. Оештыручылар фикеренчә, “Безнең Җиңү көне” марафоны барлык уртак Җиңү хакына берләшкән зур илнең бердәмлеген символлаштыра. Идел буе федераль округының “Безнең Җиңү көне” җыр марафонына старт 25 апрельдә Мордовиядә — Җиңү көненә ике атна кала бирелде. Ә безнең республикага эстафетаны Удмуртия тапшырды.
Идел буе төбәкләрендә төшерелгән видеороликлар округның барлык телевизион каналларында күрсәтелә. Аларны ютюб-каналларда һәм социаль челтәрләрдә #песнипобеды #нашденьпобеды хэштегы буенча табып карарга мөмкин.
Җырны округның иң популяр радиостанцияләре тапшыра. “Безнең Җиңү көне” җыр марафонын оештыручылар яраткан җырны бөтен Русия буенча шәһәр һәм авылларда күтәреп алырлар дип ышана.
Автор: Зөһрә Исламова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/i--k-ne--irina-Bashkortstan-kushildi-242078/
Читайте нас: