+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
6 Май 2020, 14:33

Бөек Җиңү җыры чуваш телендә яңгырый

Җиңү символы булган бөек җыр бүген беренче тапкыр чуваш телендә яңгырады.

Бүген Чувашстан, “Безнең Җиңү көне” җыр марафонына кушылып, күрше төбәкләр белән бергә композитор Давид Тухманов һәм шагыйрь Владимир Харитонов иҗат иткән атаклы “Җиңү көне” җырын башкара.
Бу марафон Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылган.
Проектта Идел буе федераль округының барлык 14 төбәге дә катнашачак.
Бу җыр беренче тапкыр 45 ел элек башкарылган һәм шул вакыттан бирле ул бу бөек бәйрәмнең чын гимнына әверелде.
Бу акция өчен легендар җырны чуваш теленә Чувашстанның халык шагыйре, Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Семендер тәрҗемә итте. Төшерүләр “Җиңү” мемориаль комплексында, Хәрби Дан музеенда һәм “Трактор төзүчеләр мәдәният йорты” республика халык иҗаты үзәгендә үтте. Видеоролик 2020 елның февраль ахыры-март башында — Русиядә коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә үзизоляцияләү режимы кертелгәнче яздырылды. Яраткан җырларыбызның берсе булган бу җыр Идел буе федераль округы халыклары телләрендә аеруча чагу яңгырый.
Чувашстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Олег Николаев билгеләп үткәнчә: “Безнең өчен Чувашстан Республикасының бу акциягә кушылуы зур дәрәҗә. Без уртак җиңүгә зур өлеш керткән якташларыбыз белән горурланабыз.
Бу проект ярдәмендә батырлыгы, фидакарьлеге, Ватанга мәхәббәт өчен ветераннарга тагын бер кат рәхмәт белдерәбез”.
Сугыш елларында Чувашстан территориясеннән 208 меңнән артык кеше фронтка киткән, шуларның яртысыннан күбесе һәлак булган. Тылда калганнары бөтен көчне фронт ихтыяҗларын тәэмин итүгә куя. Республикага 28 завод, фабрика һәм цех хезмәт коллективлары һәм җиһазлары эвакуацияләнгән. 11 эре предприятие, оештыру структураларын саклап калып, Чувашстанда яңа сәнәгать берләшмәләренең нигезе булды.
Козловка йорт төзү һәм Шумерля агач эшкәртү комбинатлары фронтны самолетлар һәм планерлар белән тәэмин итә. Канаш вагон ремонтлау һәм Алатыр паровоз ремонтлау заводлары мөһим роль уйный. Монда, паровозлар һәм тимер юл вагоннарын ремонтлау белән бергә,
артиллерия снарядлары, бронепоездлар һәм бронетранспортерлар җитештергәннәр.
Роликны язуда Чувашстан дәүләт филармониясе артисты Юрий Катков, Чувашстан дәүләт опера һәм балет театры солистлары Маргарита Финогентова һәм Иван Николаев, популяр башкаручылар Алексей Московский һәм Ольга Пеганова, шулай ук “Соловушки” хоры, “Классика” җыр капелласы, “Яшә һәм хәтерлә” патриотик җырлар һәм музыка халык ансамбле катнашты.
“Җиңүнең җыр эстафетасы акциядә катнашучы безнең команда өчен һәлак булганнарны искә алу өчен бик яхшы мөмкинлек булды”, — дип хис-кичерешләре белән уртаклаша видеороликның режиссеры һәм сценаристы Александра Васильева. — Рәхмәт, хөрмәтле ветераннар! Без
һәрвакыт сезгә тиңләшәбез. Сезнең яши һәм эшли белүегез, Ватанны сакларга әзер торуыгыз, безнең өчен һәрвакыт үрнәк булачак.
Сезнең өчен безнең күпсанлы команда әби-бабаларыбызның батырлыгы һәм фидакарьлеге турындагы Бөек Җиңүгә багышланган Бөек җырны
башкарды.
Чувашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашстанның халык шагыйре Юрий Семенович Семендерга әсәрне чуваш теленә тәрҗемә иткән өчен, җыр текстын тәрҗемә иткәндә һәр юлда әдәби мәгънәне саклап калганы өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм".
Акциягә Мордовия, Марий Эл республикалары, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан, Самара, Түбән Новгород, Саратов, Ульяновск һәм Пенза өлкәләре, Пермь крае кушылды инде.
Бүген Чувашстан Республикасы эстафетаны Киров өлкәсенә тапшыра.
Идел буе төбәкләрендә төшерелгән видеороликлар округның барлык телевизион каналларында күрсәтелә. Аларны ютюб-каналларда һәм социаль челтәрләрдә #песнипобеды #нашденьпобеды хэштег буенча күрергә мөмкин.
Җырны округның иң популяр радиостанцияләре тапшыра.

Фото: sgau.ru

Автор: Зөһрә Исламова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/B-ek-i--iri-chuvash-telend-ya-giriy-253694/

Читайте нас: