-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 Май 2020, 19:40

“Җиңү көне” башкорт телендә яңгырады

Башкортстан Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты оештырган җыр марафонына кушылды.

Легендар җыр башкорт теленә тәрҗемә ителгән. Тәрҗемә авторы, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гүзәл Ситдыйкова әйтүенчә, бу җырны ул беренче тапкыр 45 ел элек ишеткәннән соң ук яраткан. “Җыр­ның сүзләре һәм көе йөрәгемә үтеп керде, — ди ул. — Миңа аны башкорт теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим иткәч, бераз аптырап калдым. Бу ихлас һәм хисле сүзләрдә кайгы да, шатлык та бар. Шушы халәтне туган телдә төгәл итеп бирергә, өстәвенә, җырның тактына да туры китерергә кирәк иде. Миңа музыкаль белемем ярдәм итте. Тәрҗемәмне ошат­канга бик шатмын. Бу җырны хәзер башкорт телендә дә төрле буын вәкилләре башкарыр дип өметләнәм”.
Уфаның Җиңү паркында легендар җырны башкару өчен халык хорында катнашучылар җыелды, аларга республиканың танылган кешеләре кушылды: Башкортстанның атказанган артисты, республика Милли симфоник оркестры директоры Артур Назиуллин, Башкортстанның халык артисты, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рушана Бабич, БСТ телеканалы алып баручысы Фаягөл Дәүләтьярова һәм популяр музыкант Заһир Зәйнетдин.
“Миңа бу марафонда катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаштым, — ди Заһир Зәйнетдин. — Минем дә ике бабам сугышкан, аларның берсе, кызганычка каршы, фронттан кайтмаган. Һәм бу җырны мин җиңгән туганнарым һәм ватандашларым истәлегенә җырладым”.
“Җиңү көне” җырын башкорт телендә беренче тапкыр башкару республикада үзизоляция режимы кертелгәнче — март азагында булды. Шул вакытта Башкортстан юлдаш телевидениесендә, Идел буе федераль округының башка төбәкләрендәге кебек үк, җырга республиканың Җиңүгә керткән өлеше турында видеоклип төшерелде.
Башкортстан мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина фикеренчә, “Җиңү көне” җырын башкару буенча халык акциясе идеясе безнең барыбызны да берләштерә һәм рухландыра. “Бөек Ватан сугышында җиңү, — ди ул, — илнең барлык төбәкләренең уртак байлыгы. Без мондый проектка һәм уртак акциягә кушылу мөмкинлегенә, төбәкнең совет халкының уртак җиңүенә керткән өлеше һәм геройларыбыз турында сөйләвебезгә чын күңелдән шатбыз”. “Җиңү көне” җыры очраклы гына сайланмаган. Анда авторлар — Давид Тухманов һәм Владимир Харитонов — совет халкының бөеклеген дә, туганнарын югалту ачысын да, киләчәк тыныч тормыш өчен гомерләрен биргән миллионлаган ватандашларыбызның батырлыгын һәм каһарманлыгын да чагылдыра алган.
Урыс телендә һәм тагын җиде телдә башкарылган “Җиңү көне” җыры эстафета буенча төбәктән төбәккә тапшырыла. Оештыручылар фикеренчә, “Безнең Җиңү көне” марафоны Җиңү хакына берләшкән зур илнең бердәмлеген гәүдәләндерә. Идел буе федераль округының “Безнең Җиңү көне” җыр марафонына старт 25 апрельдә Мордовиядә бирелде. Ә безнең республикага эстафетаны Удмуртия тапшырды.
Идел буе төбәкләрендә төшерелгән видеороликлар округның барлык телевизион каналларында күрсәтелә. Аларны ютюб-каналларда һәм социаль челтәрләрдә #песнипобеды #нашденьпобеды хэштегы буенча табып карарга мөмкин.
Җырны округның иң популяр радиостанцияләре тапшыра. “Безнең Җиңү көне” җыр марафонын оештыручылар яраткан җырны бөтен Русия буенча шәһәр һәм авылларда күтәреп алырлар дип ышана.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/i--k-ne-bashkort-telend-ya-giradi-257243/
Читайте нас: