+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 июнь 2020, 11:30

Фәридә Кудашеваның 100 еллыгы билгеләнәчәк

Республикада легендар җырчы, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык, Русиянең атказанган артисты Фәридә Кудашеваның 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкләр. Тиешле указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды. Әлеге вакыйга уңаеннан республикада юбилей чаралары узачак.

Кабатланмас һәм тирән хисле тавыш, башкару манерасы җырчыга меңләгән тыңлаучыларының ихлас мәхәббәтен һәм популярлыгын китерде. Йөзләгән татар һәм башкорт халык һәм авторлык җырларын аның башкаруында ике республика — Башкортстан һәм Татарстан һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләр тыңларга яратты.

Җырчы исемен Уфа урамнарының берсе йөртә. Башкалада җырчы яшәгән йортта мемориаль тактаташ урнаштырылган.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/F-rid-Kudashevani-100-elligi-bilgel-n-ch-k-304738/
Читайте нас: