+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
12 июнь 2020, 14:40

Салават Юлаев исемендәге премиягә эшләр кабул ителә

Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе премияләр алуга әсәрләр кабул итә башлый.

Эшләр 15 июньннән 15 июльгә кадәр кабул ителәчәк.
Бүгенге көндә һәр премиянең күләме 500 мең сум тәшкил итә.
Салават Юлаев исемендәге өч премия ике елга бер тапкыр талантлы, яңа һәм үзенчәлекле әдәбият, сәнгать һәм архитектура әсәрләре белән аерылып торган, җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган һәм Башкортстан сәнгатенә, мәдәниятенә зур өлеш керткән өчен бирелә.
Комиссия тарафыннан конкурска җибәрелгән әсәрләр исемлеге республика матбугатында басылып чыга.
Фото: bash.news
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Salavat-Yulaev-isemend-ge-premiyag-eshl-r-kabul-itel-316528/
Читайте нас: