+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 июнь 2020, 12:30

"Салават токымы чигенә белми!"

Салават Юлаев көннәрен бәйрәм итү кысаларында республикада "Салават токымы чигенә белми" дип аталган гаилә онлайн-квесты узды.

Чара 8 июндә старт алды. Командалар составына ата-аналар (яки аларның берсе) һәм 16 яшькә кадәр балалар кергән гаиләләр катнашты. Гаилә онлайн-квестында катнашуга барлыгы 18 гариза керде. Конкурс географиясе Башкортстан Республикасын гына түгел, Ханты-Манси автономияле округын да үз эченә алды. Берничә көн дәвамында командалар иҗади биремнәр башкарды.

Башкортстан Республикасы халыклар дуслыгы йортының "YouTube" каналындакызыклы видеолар, ә социаль челтәрләрдәге битендә фотолар сакланып калды.

Фото: bashinform.ru сайтыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Salavat-tokimi-chigen-belmi-322614/
Читайте нас: