+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 июнь 2020, 16:25

Башкортстан алдынгылар сафында

2019 елда Башкортстанда мәдәният оешмаларына 50,4 миллион кеше килгән, бу - Идел буе федераль округында яшәүчеләрнең дүрттән бере.

Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында - беренче һәм Русия буенча өченче урыннарны алды. Бу хакта бүген республика Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров хәбәр итте.
Ул төбәк Хөкүмәтенең 2019 елда, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә, эш нәтиҗәләрен яңгыратты. 2019 елда биш мәдәният учреждениесе файдалануга тапшырылган, 10 муниципаль кинозал модернизацияләнгән, 69 балалар сәнгать мәктәбе музыка кораллары һәм җиһазлары белән җиһазландырылган, 2 мультимедиа-гид булдырылган.

“Узган ел Русиядә Театр елы игълан ителгән иде. Республика «Туганлык» VII Халыкара төрки телле театрлар фестивале, Р. Нуриев исемендәге XXII Халыкара балет сәнгате фестивале уздыру мәйданчыгы булды, башка халыкара һәм федераль чараларда катнашты. М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. «Евразия йөрәге» сәнгатьнең имидж фестивале республикада дүртенче тапкыр узды һәм тамашачылар саны буенча – 200 меңнән артык, шулай ук 1,5 меңгә якын музыкантлар саны буенча рекордлы булды", — дип билгеләп үтте Хөкүмәт вице-премьеры.
2019 елда экранга «Беренче республика», «Таганчылар отряды» һәм «Сестренка» фильмнары чыкты. Нәтиҗәдә, Башкортстан Русия төбәкләре арасында кинорейтингта алтынчы урынны алды.

Андрей Назаров 2020 елга мәдәният, сәнгать һәм милли сәясәт өлкәсендә өстенлекле бурычларны игълан итте:

- 2021 елда Бөтендөнья фольклориадасын үткәрү өчен әзерлек чараларын тәмамлау;

-мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту, шул исәптән Уфа шәһәрендә Музыка йорты төзү, 40 авыл мәдәният йорты һәм 10 балалар сәнгать мәктәбе төзү һәм реконструкцияләү;

- 10 000 мәктәп укучысы өчен мәдәни-белем бирү программаларын оештыру;

— Русия төбәкләрендә биш тарихи-мәдәни үзәк булдыру.

Фото: Олег Яровиков.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Bashkortstan-aldingilar-safinda-337402/

Читайте нас: