+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
14 июль 2020, 11:40

Яшь рәссамнарны стрит-арт фестивалендә көтәбез!

Урам сәнгатен үстерүгә юнәлтелгән «ФормАRТ» проекты 7 июльдә старт алды.

Булачак фестивальнең төп темасы кеше тормышының кыйммәте һәм яңа коронавирус йогышы белән көрәштә бердәмлек булачак.

Яшь рәссамнар медицина хезмәткәрләренең, волонтерларның һәм бәла-казаларга, катлаулы хәлдә калган кешеләргә битараф булмаган гади гражданнарның авыр хезмәтен, шулай ук «постковид» чорында җәмгыятьнең яңа чынбарлыгына һәм тормышына үз карашларын күрсәтергә тиеш.

Анда 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь рәссамнар катнаша ала.
Фестивальдә катнашу өчен Formartpfo.ru сайты аша гариза бирергә мөмкин. Сайлап алу этабында гаризалар кабул итү 7 августка кадәр дәвам итәчәк.

Төбәк финаллары 31 августка билгеләнгән, ә оештыручылар 2020 елның октябрендә нәтиҗәләр ясарга вәгъдә итә.

Фото: glavarb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Yash-r-ssamnarni-strit-art-festivalend-k-t-bez-365015/
Читайте нас: