+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
23 июль 2020, 12:20

Фольклориада лаеклы үтәргә тиеш

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров VI Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Билгеле булуынча, чара коронавирус пандемиясе сәбәпле 2021 елга күчерелде.
Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова биргән мәгълүмат буенча, чарада 80 илнең катнашуы көтелә. 2020 елның 15 июленә 57 илдән теркәлгәннәр. Барлыгы Бөтендөнья Фольклориадасына 2500 кеше килер дип көтелә.
Фольклориаданың күчмә өлеше үтәчәк республиканың 34 шәһәр һәм районы кергән җиде округы билгеләнгән.
Андрей Назаров, чарага әзерлек буенча күп эшләр башкарылуына карамастан, калган вакытны максималь файдалану кирәклеген билгеләде.
– Республикага күп кунаклар киләчәк, безгә аны иң яхшы яктан күрсәтергә кирәк. Башкортстанда Фольклориада-2021 югары дәрәҗәдә үтсен өчен безгә әле мобильләшергә кирәк, – дип ассызыклады беренче вице-премьер.
Фото: pravitelstvorb.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Folkloriada-laekli-t-rg-tiesh-378686/
Читайте нас: