+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 август 2020, 14:25

“Май чүлмәге тышыннан билгеле”

Миякә районының Әнәч авылында яшәүче Гөлсинә Хәсәнова турында якташлары шулай ди.

Без көн саен диярлек “вакыт юк”, “бернигә өлгер­мим” дигән сүзләрне ише­тергә күнеккәнбез. Шулай булуга карамастан, арабызда салмак кына атлап, үз сукмагыннан барган, дөнья көткән, балалар үстергән, барына канәгать булып, иҗатка да вакыт тапкан кешеләр дә бар. Алар — бу тормышта үз юлын тапканнар. Нәкъ менә шундый кешеләр белән булган очрашулардан соң күңелдә җылы тойгылар уяна. Миякә районының Әнәч авылында яшәүче Гөлсинә Хәсәнова да шундыйлардан.

“Май чүлмәге тышыннан билгеле”, ди безнең халык. Хәсәновлар яшәгән йортның урам капкасын ачып керүгә үк монда матурлыкны ярат­кан, уңган, тырыш кешеләр яшәгәнлегенә инандым: бар җирдә тәртип, пөхтәлек, чә­чәкләр арасына чумып утырган, зәвык белән төзел­гән йорт-кура.
Гөлсинә Рәсим кызы үз куллары белән матурлык тудыручы һәм шул матурлыкны башкаларга да күрә белергә һәм тудырырга ярдәм итүче. Ул Миякә балалар сәнгать мәктәбенең Әнәч авылындагы филиалында рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать дәрес­ләре укытучысы.
— Рәсем ясауга сәләтем картәтидән килә. Аның махсус белеме булмаса да, ул клубта рәссам булып эш­ләде. Рәсем төшерергә балачактан яраттым. Шуңа күрә туган авылым Яңа Ишле мәктә­бендә сигез ел белем алганнан соң Стәр­летамак педагогия колледжының сән­гать графикасы факультетына укырга кердем. Аны тәмам­лаган елны Миякә балалар сәнгать мәктәбенең Әнәч авылында филиалы ачылды. Мин юллама буенча туган районыма кайттым. Бу 1997 ел иде. Менә шул вакыттан бирле эш кенәгәмдә бер генә язу — инде 23 ел яраткан һөнәрем буенча хезмәт куям. Эшемне яратам һәм бар күңелемне биреп башкарам. Укучыларым рә­сем төшерү­дән тыш, балчык, пластилин, һавалы пластилиннан төрле сувенирлар, кул эшләре ясый. Район, республика дәрәҗә­сендәге конкурсларда даими катнашабыз. Мәктәп, китапханәдә үткәрелгән бер генә чара да безнең бала­ларның кул эшләре, рәсем күргәзмәлә­реннән башка үт­ми дисәм — арттыру булмас, — ди Гөл­синә Хәсә­нова.
Гөлсинә Рәсим кызы авыл җирендәге кырык эшне кырык якка ташлап, иҗти­магый тормышта да актив катнаша. Авылдашлары аңа авыл Советы депутаты йөген тартуны да ышанып тапшырган.
Могҗизалы рәсем сәнга­те серләренә төшен­дерүче укытучы городец һәм хохлома юнәлешендә рәсем ясарга, бәйләргә дә ярата. Гөл­синә Хәсәнова, шулай ук, уңган хуҗабикә дә. Аның бакчасы аллы-гөлле чәчәк­ләргә күмелгән, үзе үстергән җиләк-җимешләрдән кышкылыкка төрле ризыклар хәстәрләргә дә оста. Тормыш иптәше Флүр Рим улы белән ихата тутырып мал-туар, кош-корт та асрый алар.
Бу тату, күркәм гаиләдә ике кыз бала дөньяга килгән. Өлкән кызлары Эльмира Казан федераль университетында укый. Ә инде төп­чекләре Зарина сигезенче сыйныфны тәмамлаган.
Янәшәбездә Гөлсинә Хә­сәнова кебек үзе салган сукмактан салмак кына, ныклы адымнар белән атлый бе­лүчеләр булганда, яшәүгә дәрт, көч өстәлә.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/May-ch-lm-ge-tishinnan-bilgele-423428/
Читайте нас: