+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 август 2020, 10:50

Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды

Кичә Казанда, Мостай Кәрим исемендәге скверда, Ырынбур тракты һәм Даурская урамнары киселешендә, Башкортстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое Мостай Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы булды.

Тантанада Татарстан һәм Башкортстан башлыклары — Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров катнашты.

Скульптураның гомум бәясе 45 миллион сум тәшкил иткән. Ул Урал тавы ташында утырган шагыйрь фигурасын үз эченә алган катлаулы композициядән гыйбарәт. Аның авторы - Русия Рәссамнар берлеге рәисе, Русиянең халык рәссамы, сынчы Андрей Ковальчук. Тантанада ул - Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, шулай ук Башкортстанның дәүләт бүләге Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, һәйкәл мәңгегә Русия иминлеге хакына ике республиканың чәчәк атуы һәм үсешүе символы булачак.

«Казан үзәгендә Мостай Кәримгә һәйкәл ачу - безнең өчен зур дәрәҗә. Безнең өчен ул һәрвакыт рухи остаз иде, Татарстанны яратты һәм ике халыкның тугандаш дуслыгы өчен чыгыш ясады. Рөстәм Нургалиевич, бу һәйкәл ачылуны Башкортстан белән Татарстан арасындагы какшамас дуслык һәм сезнең белән чын ир-атлар дуслыгы символы дип санарга рөхсәт итегез», - диде Радий Хәбиров.
«Узган ел, Башкортстанның 100 еллыгында, без Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачтык. Быел Татарстанга 100 ел тула, һәм бүген безнең халыклар өчен кабат шатлыклы вакыйга - башкорт әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург, публицист, Бөек Ватан сугышында катнашучы, җәмәгать эшлеклесе, исеме Русия һәм дөнья әдәбияты тарихына алтын хәрефләр белән язылган Мостай Кәримгә һәйкәл ачабыз. Мостай Кәрим әсәрләре һәрвакыт тирән мәгънәсе, ихласлыгы, теленең матурлыгы һәм байлыгы, милли башкорт колориты белән аерылып торды», — дип ассызыклады, тантанада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән өлеше өчен Радий Хәбировны ТАССР төзелүнең 100 еллыгына медаль белән бүләкләде.
Шагыйрьнең оныгы Тимербулат Кәримов сүзләренчә, аның бабасының Татарстанга булган мәхәббәте балачактан, Габдулла Тукай шигырьләрен тыңлап үскәндә үк башланган.
"Ул Казанны яратты һәм үз итте. Хәсән Туфан, Риза Ишморат, Гариф Ахунов, Сара Садыйкова, Роберт Миңнуллин һәм башкалар аның якыннары, туганнары иде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән аны зур дуслык бәйләде. Татарстан мәхәббәткә мәхәббәт белән җавап бирде. Без гаиләбездән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, скульпторга, архитекторларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Мостай йөзе, элеккечә үк, безнең аерылгысыз мәдәни киңлегебез, бер-беребезгә мәхәббәт символы булсын", - диде Тимербулат Кәримов.

Фото: bashinform.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Kazanda-Mostay-K-rimg--yk-l-achildi-429616/
Читайте нас: