+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 октябрь 2020, 10:40

Башкорт китаплары Русия төбәкләренә җибәрелде

Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә башкортлар күпләп яшәүче Русия субъектларына башкорт әдәбиятын таратуны тәмамлады. 4386 данә китап Ырынбур, Чиләбе, Самара, Саратов, Курган, Свердловск өлкәләре һәм Пермь краеның 17 китапханәсенә җибәрелде.

Быел “Русия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм Башкортстанда халыкларның этномәдәни үсеше” дәүләт программасының “Башкорт халкының этник уникальлеген саклап калу һәм үстерү” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәгә башкортлар тупланып яшәгән урыннардагы китапханәләрне башкорт телендәге әдәбият белән тулыландыруга бер миллион сум акча бүлеп бирелгән иде.

“Чара ил төбәкләрендә башкорт халкының этник үзенчәлеген саклап калу һәм үстерү өчен уздырылды. Китаплар илтеп тору Русия китапханәләренең башкорт телендә әдәбият фондын формалаштыруга һәм яңартуга, шулай ук башкортларның социаль-икътисади һәм мәдәни-рухи үсешенә ярдәм итәчәк”, - дип хәбәр итте Милли китапханә директоры Юлдаш Ураксин.

Төзелгән килешү нигезендә, китапларны Русиянең җиде субъектына китап туплау һәм китерү буенча аукцион җиңүчесе дип танылган З. Биишева исемендәге “Китап” башкорт нәшрияты җибәргән. Бу җиде төбәкнең китапханә фондларына түләүсез нигездә барлыгы 258 данә (86 исемдә) басма кергән. Әлеге китаплар арасында Ш. Бабич, М. Кәрим, З. Биишева, Р. Бикбаев, Н. Мусин, Т. Ганиева, Р. Назаров, Г. Ибраһимов, Ф. Тугызбаева, М. Сәлимовның әсәрләре, шул исәптән балалар әдәбияты, урыс-башкорт, башкорт-урыс сүзлекләре, заманча башкорт әдәби теленең аңлатмалы сүзлеге һәм башкалар бар.

Фото: "Башинформ"
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Bashkort-kitaplari-Rusiya-t-b-kl-ren--ib-relde-498413/
Читайте нас: