Кешегә талант тумыштан бирелә дисәләр дә, теләсә нинди сәләтне һөнәри белем алып та үстерергә кирәк. Бүген гәзитебезнең кунагы рәссамнар остазы, Башкортстан педагогия университетының сәнгать-графика факультетының җитәкчесе, талантлы график Тәлгать Хәсән улы Мәсәлимов. Исең-акылың китәр, аның әлеге факультетын җитәкли башлаганы әле яңа гына кебек иде. Тәлгать Хәсән улының бу вазифа арбасын тартуына 25 ел узып та киткән. Иҗади кешеләр, аеруча иҗади заман яшьләре белән эшләве бик җиңелдән түгелдер. Минем шул хакта да сораштырасым килгән иде. Шулай да, иң башта, аның тәрҗемәи хәле, ягъни тормыш башы һәм бу һөнәргә килү тарихы белән хөрмәтле укучыларыбызны да таныштырып узасы килә. Тәлгать Мөсәлимовның ходай тарафыннан бирелгән канатлы сәләте әле мәктәптә укыган елларында ук аның гомерлек язмышын билгели. Миякә районының гүзәл табигатьле Шатмантамак авылында туып-үскән зирәк малай, өлкән абыйсыннан күреп, рәсем белән мавыга һәм әле үсмер генә килеш Уфага килеп 2 нче санлы педагогия учлищесының сәнгать-графика бүлегенә укырга керә. Аннан соң белемен Башкортстан дәүләт педагогия институтында камилләштерә сәләт иясе. Шул елларда ук аеруча графика сәнгате белән мавыга һәм шул юнәлештә үз осталыгын арттыра башлый ул. Яхшы уку өстенә бихисап җәмәгатьчелек эшләрен дә җигелеп тарткан, төпле егеткә институтта калырга, үзе укыган факультетта мөгәллим булырга тәкъдим итәләр. Әмма аңарчы кичәге студентка әле 1 ел ярым солдат шулпасын да чөмерергә туры килә. Кайткач, 1982 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетында хезмәт юлын башлый. Һәм шуннан башлап, Тәлгать әфәнде аңа тугры кала, башта мөгәллим, аннан өлкән мөгәллим булды. Булды дип сөйләвем шуңардан, абыемның дусты буларак шул елларда ук миңа да аның белән якыннан танышу бәхете тиде. Сәләтле һәм оештыру эшләренә бик җаваплы караган өлкән мөгәллимне факультетның деканы итеп билгелиләр. Һәм менә инде, әйткәнемчә, 25 ел армый-талмый рәссамнар остазы арбасын тарта. Күптән инде доцент, профессор дәрәҗәләрен дә алды. Университетның художество-графика факультетында дүрт дистәгә якын (алдагы елда 40 ел була) вакыт эчендә милли рәсем сәнгатендә әллә күпме талантларны үстереп чыгарды. Тәлгать әфәнде сүзләренчә, рәсем сәнгате факультетын тәмамлап чыгучылар арасында Башкортстанга гына түгел, ә Русиягә дә киң билгеле рәссамнар бар, аларның кайберләре, хәтта чит илләрдә яшәп иҗат итә, картиналары бар дөньяга таралган. Әлбәттә тынгысыз һәм җаваплы җитәкчелек эше үзе дә иҗатка талпынып торган талант иясенең чабуыннан тартып, аның бар вакытын алып тора. Әмма илһам килсә, аны болай гына тотып тыеп булмый. Эштән соң бушрак вакытларында мольберт алдына басарга да форсат табарга тырыша Тәлгать Хәсән улы. Башкортстанда гына түгел, ә Казанда да, Яр Чаллыда да, башка шәһәрләрдә дә күрде аның эшләрен рәсем сәнгатен сөючеләр. Ә аерым эшләре күмәк күргәзмәләр белән төре илләрдә һәм Русиянең байтак төбәкләрендә катнашты. Башта бик катлаулы графика җанрында иҗат итә башлаган рәссам, башка ысуллар белән дә сәләтен сынап караса да, барыбер графикага тугры кала бирә. Иң мөһиме шул – Тәлгать Мәсәлимовның иҗаты гаять дәрәҗәдә милли. Арытаба иҗаты аеруча җимешле булды һәм тирән мәгънәле, фәлсәфигә әйләнде. Хәтта аның кайбер эшләрен, рәсем сәнгатеннән ераграк торучылар, аңлап та бетмәскә мөмкиннәр. Аның өчен катлаулы тарихыбызны да, милли әдәбиятыбызны да һичьюгы күпмедер дәрәҗәдә булса да белү шарт. Кемгә ничектер, минем үземә – чын авыл баласына, Тәлгать Хәсән улының чын милли рухта иҗат итүе бигрәк тә якын. Шушы ук сәләтен, менә инде кырык елга якын, ул үзенең талипларына, шәкертләренә дә күчерергә омтыла. Үзе иҗат иткән графика җанрында гына түгел, башка юнәлешләрдә дә үз шәкертләре күңелендә халыкчанлык, миллилек рухы булуына ирешергә тырыша рәссамнар остазы. Талипларга халык кул эшләрен, онытылып баручы кәсепчелек төрләрен өйрәтү дә шулар исәбеннән. Хәтта киез сугу, киез өслекләрендә сурәтләр эшләү сәнгатен тергезүгә дә зур өлеш кертте ул. Менә инде 15 еллап элек тергезелә башлаган әлеге сәнгать үсә барып тулы бер сәнгать юнәлешенә әйләнде.
Тәлгать Мәсәлимовның тырышлыклары белән оештырылган “Сәнгатьле киез үзәге” көч ала барып факультет, университет һәм республика кысаларыннан да чыгып төбәк-ара, хәтта ил күләмендә танылу алды. Анда шөгыльләнүчеләр төрле конкурсларда катнашып, үзенчәлекле иҗади эшләре белән җиңүләр яулыйлар.
Мәсәлән, күптән түгел, ягъни 3-12 декабрь көннәрендә уздырылган “Ел кәсепчесе-2020” төбәкара бәйгедә дә алар игътибар үзәгендә булдылар. Художестово-графика факультетының магистратурасында белем алучы Ксения Алексеева һәм Алена Халтурина, нәкъ әлеге үзәктә эшләнән зәвыклы кул эшләре белән зур уңыш казандылар. Ике катнашучы да үз номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр иясе булдылар. Башка төбәкләрдән килгән талиплар да, рәссамнар да иң башта шушы үзәкнең эшчәнлеге белән танышырга теләк белдерәләр. Бу да остазның киң кырлы уңышы хакында сөләмимени?
Чит төбәкәләр дә аның белән кызыксынып бездән өлге алырга тырыша. Һәм дөрес тә. Чөнки һәрбер иҗат күпкырлы булырга тиеш. Иҗатта катып калганлык торгынлыкка китерә. Тәлгать Мәсәлимов, нәкъ чын иҗади шәхесләр тәрбияләп, үзе дә зур кинәнеч ала торгандыр. Республика районнарына барып талипларга халык кул эшләрен, онытылып барган милли кәсепчелек төрләрен өйрәтү өчен аңа аерым рәхмәт әйтәсе килә. Иҗат чишмәгез саекмасын, алдагы көндә дә яшьләребезне чын иҗатчылар итеп үстерүдә армый-талмый эшләвегез дәвам итәр дигән ышанычта калабыз.