+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
11 февраль 2021, 13:10

23 февральдә махсус концерт караячакбыз

БСТ телеканалы Ватанны саклаучылар көнендә Юрий Шевчук һәм DDT төркеме концертын күрсәтәчәк.

Төркемнең чыгышы Уфа амфитеатрында Республика көнендә булган иде. Юрий Шевчук һәм DDT төркеме ачык һавада бәйрәм концерты белән якташларына яңа һәм күптән яраткан җырлар программасын тәкъдим итте. Концертка республикадан һәм илнең башка шәһәрләреннән берничә мең җанатар килде. Бәйрәм хөрмәтенә, артистлар сюрприз итеп башкорт телендә җыр да әзерләгәннәр иде.
Юрий Шевчукның шәхси үтенече буенча концерт ул вакытта БСТ телеканалында туры эфирда күрсәтелмәде. Концертның эфир версиясен әзерләргә дип килешенде.
Концертның телевизион версиясен 23 февральдә 19.00 сәгатьтә карый аласыз.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-d-ni-mokhit-/23-fevrald-mahsus-kontsert-karayachakbiz-672286/
Фото: Башинформ
Читайте нас: