

«Син бит минем аппагым» композициясе иң югары жюри бәясе алды. Әлеге яраткан әсәргә композитор, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Исмәгыйлов көй, ә сүзләрен шагыйрь, коллегабыз, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат hәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Рәүф Хәкимов язган.
Матур чыгышлары hәм мәдәни мирасны саклаган өчен Гаяз Турьян улы hәм Рәүф Барый улы лауреат дипломнары hәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Ә якташыбыз, «АЙДАР» студиясе солисты Айназ Ахунов, җырны беренче башкаручы буларак, дипломга лаек булды.
Безнең талантлы якташларыбызны лаеклы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Аларга бетмәс илhам, яңа иҗади уңышлар hәм зур сәхнәдә артабангы җиңүләр телибез.