+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 октябрь 2019, 09:05

Киләчәк технологияләрен - авыл мәктәпләренә

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү кысаларында "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында Ярмәкәй районында «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге эшли башлаячак.

Әлеге мәктәптә «Технология», «Информатика», «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәре буенча гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру гына түгел, ә IT-технологияләр, медиатехнологияләр, шахмат белеме, проект һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча өстәмә белем бирү программаларын, шулай ук социаль-мәдәни чаралар да планлаштырыла. Бу, һичшиксез, авыл мәктәбе укучыларына сыйфатлы заманча белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтә, аларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр булдырырга ярдәм итәчәк.Мәктәп директоры Лариса Әхмәдуллина хәбәр иткәнчә, мәктәп эше түбәндәгечә булачак: көннең беренче яртысында уку планы буенча дәресләр, ә аннан соң балаларны дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында дәресләр, эшлекле уеннар, тренинглар көтә. Әйтик, дәресләрдән соң сыйныф бүлмәсе шахмат кунакханәсе һәм медиазона булган коворкинг-үзәккә әйләнәчәк. Ә информатика һәм технология дәресендә виртуаль чынбарлык шлемын, квадрокоптерны эшләтеп җибәрү яки 3D-модель бастырып чыгару күздә тотыла... Гомуми белем бирү учреждениесе балаларга һәм үсмерләргә коммуникатив күнекмәләрне, креативлыкны, стратегик һәм пространстволы фикерләүне, стресс ситуацияләрендә психологик тотрыклылыкны камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

- Хәзер безнең мәктәптә зур эш башкарылды. Кабинетлар әзерләнгән, педагоглар укулар үткән, җиһазлар кайтаруны көтәбез, - ди Лариса Ирек кыз.

Тиздән «Информатика» фән өлкәсе буенча мәктәп яңа компьютерлар һәм интерактив комплекс алачак. Беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләре «Тормыш иминлеге нигезләре» зонасында заманча тренажер-манекеннар ярдәмендә эшләнәчәк


#ВладимирПутин

#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: