+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 октябрь 2019, 12:26

Башкортстан - лидерлар арасында!

Балалар ялын сыйфатлы оештыручы төбәкләр билгеле булды.

Балаларның ялын оештыру сыйфаты буенча лидер төбәкләр аталды. Беренче позицияне берьюлы өч субъект — Мәскәү, Краснодар крае һәм Свердловск өлкәсе алды. Алар барысы да 21 мөмкин булганнан 17 балл нәтиҗәсе күрсәткән.
Икенче урында — Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Төмән һәм Ульяновск өлкәләре (һәр төбәктә — 15әр балл).
Рейтингның өченче баскычында — Башкортстан Республикасы, Волгоград һәм Саратов өлкәләре (14әр балл).
Тикшеренүдә илнең 85 төбәге катнашкан. Бәяләү өчен хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеге, ял оештыручыларны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү, ял итүчеләр саны, мөмкинлекләре чикле балалар өчен шартлар булдыру һәм башка үзенчәлекләр исәпкә алынган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/bashkortstan-liderlar-arasynda/
Читайте нас: