+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 октябрь 2019, 12:38

Үзеңне сынап кара!

Зур этнографик диктант 1 ноябрьдә узачак. “Зур этнографик диктант” халыкара мәгърифәтчелек акциясе Русиянең барлык субъектларында һәм чит илләрдә 1 ноябрьдә урындагы вакыт белән 11:00 сәгатьтә узачак. Акция Халыклар бердәмлеге көненә багышланган. Русиядә әлеге масштаблы акция дүртенче ел рәттән үткәрелә.

Диктантта урыс телен белүче Русия һәм чит ил кешеләре катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.
Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, аларның илдә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Ул этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә мөһим урын алып торган фән буларак этнографиягә игътибарны җәлеп итәчәк.
Диктант биремнәре 30 сораудан торачак: 20 сорау – барысы өчен уртак һәм 10ысы һәр субъект өчен уникаль сораулар. Диктант язу өчен 45 минут вакыт бирелә. Барлык биремнәрне үтәү өчен максималь балл — 100.
“Зур этнографик диктант” халыкара акциясе турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайттан белергә була: www.miretno.ru
Зур этнографик диктант Башкортстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтында (Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 120) узачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/ze-ne-synap-kara/
Читайте нас: