+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 ноябрь 2019, 08:13

Халыкара мәгариф салонына килегез!

Анда һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап табачак. Бүген Уфада халыкара мәгариф салоны ачыла. Мондый чара башкалада өченче тапкыр узачак.

"Мәгарифнең яңа субъективлыгы”на багышланган чара янә мәгариф өлкәсенең төп катнашучыларын җыячак, яңа форматтагы дискуссия мәйданчыгы, мәгарифтә заманча алдынгы технологияләрне презентацияләү һәм шәхси белем бирү траекторияләрен формалаштыру урынына әйләнәчәк.Уфа халыкара мәгариф салоны барлык катнашучылар өчен белем бирү процессында яңа мөмкинлекләр ача. “ВДНХ-ЭКСПО” мәйданчыгында панель дискуссияләр, “түгәрәк өстәл”ләр һәм башка чаралар узачак. Уфа халыкара мәгариф салоны бу өлкәдәге профессионаллар диалогы, дәүләт, бизнес, ата-аналар һәм укучылар өчен платформа булачак. 6.11 — идарә итү көне. Бу көнне белемне камилләштерү курсларының модульләре узачак. 7.11— Укытучылар көне, иң яхшы федераль тәҗрибә презентациясе үтәчәк. 8.11 — мәктәп укучылары көне, һөнәри юнәлеш бирүче актуаль мәсьәләләр буенча чаралар, стратегик сессияләр һәм тренинглар оештырылачак.

9.11— ата-аналар көне, алар өчен балаларны һәм үсмерләрне тәрбияләү һәм укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр планлаштырылган.

Чараны Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Мәскәү халыкара мәгариф салоны, республика Мәгариф министрлыгы, Башкорт күргәзмә компаниясе оештыра.
Читайте нас: