+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 гыйнвар 2020, 10:49

Башлангыч сыйныфлар бушлай тукланачак

Бу хакта Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында белдерде.

Владимир Путин 1нче сыйныфтан 4нче сыйныфка кадәр барлык башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәргә тәкъдим итте.
Дәүләт башлыгы бала мәктәпкә барганда, әти-әниләрнең, бигрәк тә әниләрнең, эшкә чыгу, өстәмә керем алу мөмкинлекләре күбәя, әмма баланы мәктәпкә әзерләү өчен гаилә чыгымнары да арта, дип билгеләп үтте. Владимир Путин ассызыклавынча, илдә кирәкле инфраструктура булдырырга, ашханәләрне җиһазларга, сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итәргә кирәк. Мөмкинлеге булган мәктәпләрдә бушлай кайнар ризык 2020 елның 1 сентябреннән үк бирелергә тиеш.
"Калган хезмәттәшләремне бу эшне активлаштыруыгызны сорыйм. 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча федерациянең барлык субъектларында кече мәктәп укучылары бөтен ил буенча түләүсез сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш”, — диде Русия Президенты.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Bashlangich-siyniflar-bushlay-tuklanachak-77253/
Читайте нас: