+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 гыйнвар 2020, 10:46

Сыйныф җитәкчеләренең акчасы арта

1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләренә 5әр мең сум өстәмә акча кертелә.

Акча федераль бюджеттан бүлеп бирелә. Укытучыларга гамәлдәге түләүләр саклана. Сыйныф җитәкчесе — ул тәрбияче. Бу федераль функция, дип искәртте Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгатендә.
"Укытучыларның хезмәт хакы һәм түләүләр кимергә тиеш түгел, чөнки ил өчен бик мөһим булган белгечләр турында сүз бара», — диде ил башлыгы.
Ул шулай ук Хөкүмәткә, төбәкләр белән бергә, илдә күпме өстәмә мәктәп кирәклеген ачыкларга кушты. Шулай ук, мәктәпләрне төзергә генә түгел, ә белем бирү һәм башка инфраструктураны нәтиҗәле кулланырга кирәклеген билгеләп үтте.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Siynif-it-kchel-rene-akchasi-arta-77623/
Читайте нас: