+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 апрель 2020, 10:40

Дистанцион укуның беренче көне күп укучыларның кәефен бозды

Башкортстан мәктәпләрендә беренче дистанцион уку көне уңышсыз үтте.

6 апрельдән Башкортстанның барлык мәктәпләре дистанцион укуга күчте.
Коронавирус буенча пандемия аркасында республиканың мең укучысына виртуаль парталар артына утырырга туры килде. 450 мең укучы интернетка бер үк вакытта чыкты һәм дистанцион укуның беренче көнендә үк система йөкләмәне үти алмыйча “җимерелде”.
Онлайн-укыту системасында җитди техник проблемалар бар икәне кичә тест үткәрү вакытында ук күренде.
-Русия цифрлы белем бирү платформаларының ничек эшләвен карар өчен, кичә 150 мең бала, 9 меңгә якын укытучы, 14 муниципалитет сәгать12.00 дән 13.00 кә кадәр системаны йөкләде. Күп мәктәпләр кулланган «Русия электрон мәктәбе» порталы тест үткәргәндә үк катып калды, белгечләр әйтүенчә, “ятты”. Бүген бу хәл кабатланды. Башка төбәкләрдә дә шундый ук проблема," - диде мәгариф министры Айбулат Хаҗин.
Социаль челтәрләрдә әти-әниләр ZOOM онлайн видеоэлемтә системасында да шундый ук проблема барлыгы турында яза: "Кызым беренче сыйныфта укый. Дәрес башлануын дулкыланып көтте. Беренче дәрес әйбәт кенә башланып киткән иде, аннары тавыш югалды, шуннан видео юкка чыкты, аннары бөтенләй тоташтыру өзелде. Кызым бик кыенсынды.”
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җимерелгән серверларны күтәрергә кушты.
- Бу тагын 2-3 көн шулай дәвам итсә, балалар мәгълүматны яхшы сыйфатта ала алмаса, атна ахырына укырга теләкләре юкка чыгачак. Мин инде әйттем, бу безнең команда өчен җитди чакыру, без, асылда, гадәттән тыш шартларда эшлибез. Шуңа күрә стандарт булмаган вариантлары эзләгез, юлын табыгыз. Югыйсә, балаларның укырга теләген гомумән бетерәсез", - дип билгеләп үтте Хәбиров.

Автор : Гөлнур Исламова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: spb.kp.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/m-garif-m-grif-t/Distantsion-ukuni-berenche-k-ne-k-p-ukuchilarni-k-efen-bozdi-205246/
Читайте нас: