Мәскәү мэры Сергей Собянин указында каралганча, Мәскәүдә дистанцион укыту 1 майдан 11 майга кадәр туктатыла. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
"Электрон һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып үткәрелә торган укыту 1 майдан 11 майга кадәр туктатыла", - диелә документта.
11 майга кадәр шулай ук гомуми, өстәмә белем бирү, спорт әзерлеге алып баручы белем бирү оешмаларында булу рөхсәт ителми. Шулай ук һөнәри белем бирү оешмаларында булу да тыела.