+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 Май 2020, 20:05

Якутиядән янә 200 вахтачы кайтты

Алар обсерваторда 21 көн булачак.

Бүген “Уфа” аэропорты “Якутия” авиакомпаниясенең SYL 9202 һәм SYL 9206 рейсларын каршы алды. Якутиянең Чаянда чыганагында эшләүче 200 вахтачы кайтты. Һәр рейстагы 100әр пассажир, килеп төшүгә термометрия үткәннән соң, терминалга узмыйча гына махсус әзерләнгән автобусларда обсерваторга җибәрелде.

Рейсларга хезмәт күрсәткәндә "Уфа" аэропорты коронавирус йогышы таралуга юл куймас өчен барлык кирәкле хәвефсезлек чараларын булдырган. Хезмәткәрләр шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Пассажирларның багажы, һава суднолары дезинфекцияләнгән.

— Бүген без Уфада беренче партияне кабул итәбез. Вахтачыларны обсервация урынына алып киттеләр инде. Һәр автобуста туклану, су бар — алар барлык азык-төлек белән тәэмин ителгән. Барып җиткәч, алар флюорография узачак, әгәр нинди дә булса проблемалар ачыкланса, тагын да тирәнтенрәк тикшеренү үтәчәкләр. Коронавируска анализ алачаклар.

Унынчы көнне икенче анализ тапшырачаклар. Аларны көн саен медицина хезмәткәрләре тикшерәчәк. Без Русия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы белән эшлибез. Алар, коронавируслы бер генә авыру да бортка кертелмәячәк, дип ышандыра. Әмма без монда килеп төшү һәм обсервация урынына барып җитү белән температураны үлчибез. Барлык хәвефсезлек чараларын кулланабыз, — дип белдерде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәширов.
Фото:пресс-служба Администрации ГО г.Уфа

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Yakutiyad-n-yan-200-vahtachi-kaytti-252454/

Читайте нас: