+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 Май 2020, 13:45

БДИ август башына күчерелергә мөмкин

Вузларда яңа уку елы кайчан башланыр соң?

Бердәм дәүләт имтиханнары коронавирус пандемиясе сәбәпле июль урталарына, яки август башына күчерелергә мөмкин. Бу хакта Русия Хөкүмәтенә сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

Бу илдәге эпидемиологик хәлгә бәйле булачак. Шул ук вакытта Министрлар кабинетында яңа уку елы башлануны вузларда 1 октябрьгә күчерү мөмкинлеген дә кире какмыйлар.

Элегрәк Русия мәгариф министры Сергей Кравцов, БДИны үткәрү вакыты май бәйрәмнәреннән соң билгеле булачак, дип белдергән иде. Әлегә имтиханнар 8 июньдә башланыр дип планлаштырыла.

Фото: kremlin.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/BDI-avgust-bashina-k-cherelerg-m-mkin-255165/

Читайте нас: