+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 Май 2020, 11:45

Ниһаять, БДИ тапшыру көннәре билгеле булды!

Бу хакта Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмә барышында белдерде.

Быел БДИ бөтен ил буенча 29 июньдә старт алырга тиеш, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмә барышында.

Путин билгеләп үткәнчә, соңгы елларда БДИ белемне объектив бәяләүнең нәтиҗәле механизмы булды.

Президент, быел имтиханнарны вузларга укырга керергә җыенучы чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшырачак, дип өстәде һәм, июнь аенда БДИга килә алмаган абитуриентлар аны август аенда тапшыра алачак, дип ассызыклады.

Путин, шулай ук, җәйге чорда гына түгел, уку елы дәвамында да имтихан тапшыру өчен өстәмә вакытны күздә тотарга киңәш итте.

Фото: activityedu.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Ni-ayat-BDI-tapshiru-k-nn-re-bilgele-buldi-281596/
Читайте нас: