+12 °С
Облачно
Мәгариф
23 Мая 2020, 15:40

Чыгарылыш кичәләре быел ничек үтә?

Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республикада чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпләрдәге саубуллашу кичәләренә җыела алачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.

“Чыгарылыш кичәсе — укучылар өчен мөһим вакыйга. Аларны гадәти форматта, мәктәпләрдә җыелып үткәрербез дип ышанабыз. Чыгарылыш кичәләре дәүләт йомгаклау аттестациясе тәмамлангач, 25 июльдән соң узарга тиеш", - дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.

Чыгарылыш кичәләрендә уку алдынгыларына медальләр тапшырылачак.

Фото: twitter.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Chigarilish-kich-l-re-biel-nichek-t-284304/
Читайте нас