Бүген, 26 майда, Таҗикстан Республикасыннан бер төркем педагоглар кайтты. Башкортстан укытучылары чит илләрнең мәгариф оешмаларында Русия педагогик хезмәткәрләренең белем бирү эшчәнлеген тәэмин итү буенча гуманитар проектта катнашты.
Таҗикстан мәктәпләрендә Башкортстаннан 13 педагог укытты. Алар — Гафури, Әлшәй, Учалы, Уфа, Дәүләкән һәм Әбҗәлил районнары педагоглары.
Уфага килеп җитүгә ук укытучыларны Йоматау поселогындагы обсерваторга алып китәчәкләр, анда алар тиешле ике атна булачак.
Укытучыларның туган якларына әйләнеп кайтуы Башкортстан Башлыгы ярдәме белән мөмкин булды.
"Безгә укытучыларыбызның сәламәтлеге бик мөһим һәм без аларның туган республикаларына кайтуына бик шат. Әлбәттә, укытучыларның хәвефсезлеге өчен кирәкле санитар-эпидемиологик чаралар күрелгән", — дип билгеләп үтте республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Укытучыларның Таҗикстанга сәфәре — Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган уникаль гуманитар проект. Укытучыларның эшчәнлеге чит ил укучылары арасында урыс телен белү дәрәҗәсен арттыруга китерде.