Мәйданчык бер электрон ресурста мәктәп көндәлеге, «Алга» мәктәп укучысының транспорт картасы, мәктәп туклануы кебек проектларны берләштерәчәк. Электрон ресурс миллионнан артык кулланучыны - укучыларны, укытучыларны берләштерде һәм мәгариф органнарына халыкның сорауларына нәтиҗәле һәм оператив җавап бирергә мөмкинлек бирә.
- Яңа электрон ресурс мөмкин булган ватылулардан һәм шәхси мәгълүматлар таралу куркынычыннан ни дәрәҗәдә сакланачак? - дип кызыксынды беренче вице-премьер Андрей Назаров.
"Башкортостан Республикасының бердәм электрон белем бирү мохите" югары категория буенча аттестпция узган, без нинди дә булса куркынычларны күрмибез, - дип аңлатты дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
Фото: pravitelstvorb.ru